Эчтәлек

Урта гасырлардагы ханнар Казанының сәүдә үзәге (кәрвансарай) урынында төзелгән дип фараз ителә.

1770 елда архитектор В.И.Кафтырев проекты белән төзелеп, 1797 елда янган иске гостинный двор урынында 1800–1803 елларда архитектор М.Е.Емельянов проекты белән рус классицизмы стилендә салына.

Бинаның планы көнбатыштан Преображение Господня чиркәве (чатыр түбәле, баганасыз, кирпеч гыйбадәтханә, 1634 ел, кайбер чыганакларда – 1695 ел) белән тәмамланучы турыпочмакны хасил итә. Урам якка һәм ишегалдына караган кибет рәтләрен үзара галереялар тоташтыра. Икенче катта урнашкан кибет бүлмәләрендә түшәмнәр – цилиндр рәвешендә, ә галереяларда хач рәвешендә көймәләнеп тора. Бинаның Воскресенский (хәзер Кремль) урамына караган үзәк өлешен ярымтүгәрәк тәрәзәле зур фронтон белән төгәлләнгән 18 колонналы портик бизәп тора, диварга калын руст һәм тигез пилястралар салынган.

1815 елдагы янгыннан соң гостиный двор архитектор А.К.Шмидт җитәкчелегендә төзекләндерелә.

1825 елда гостиный дворнның Преображение чиркәве тузу сәбәпле ябыла һәм аны сүтәргә карар кылына.

1842 елдагы янгын бинаның фасадларына зыян китерә.

1843 елда реконструкцияләү эше архитектор Х.Крамп һәм И.П.Бессоновка тапшырыла, 1847 елда фасадларны үзгәртеп кору тәмамлана. Зур портик, диварлардагы шомартылган ташлар (рустовка) һәм пилястралар юкка чыга.

1870 елда сәүдәгәрләр Ф.Г.Постников һәм Е.С.Савватеев иганәсенә гостиный двор чиркәве реконструкцияләнә, аның чатыры сүтелә. Бу елларда чиркәү төп Изге Николай Чудотворец гыйбадәтханәсеннән, Преображение Господня һәм Казан Мәрьям Ана янкормаларыннан тора.

1895 елда комплексның төньяк өлеше И.Н.Колмаков тарафыннан шәһәр музее өчен көйләнә: эчке бүленеше һәм фасадлары үзгәртелә, очына шпиль куелган дүрт кырлы чатыр белән төгәлләнүче янкорма рәвешендәге керү юлы төзелә.

1933–1935 елларда М.С.Григорьев проекты белән төньяк һәм көнчыгыш корпусларга 2 кат өстәп салына.

1959 елда комплексның көньяк-көнчыгыш ягындагы җимерелгән өлеше урынында архитектор А.Г.Бикчәнтәев проекты белән торак йорт төзелә.

1987 елдагы янгыннан зыян күргән музей өлеше 1990–1995 елларда архитектор С.Ә.Козлова-Мамлиева проекты белән реконструкцияләнә, өстәп салынган катлары сүтелә һәм XIX йөз ахырындагы тарихи хәленә кайтарыла.

Әдәбият

Остроумов В.П. Казань. Казань, 1978;

Фехнер М. Великие Булгары, Казань, Свияжск. М., 1978;

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. Казань, 1981.     

Автор – С.Г.Персова