Чистай шәһәр идарәсе бинасы. 1876–77 еллар

Хәрби инженер Н.Смирнов. Хәзерге күренеше

1876–1877 елларда Петербург хәрби инженеры Н.Смирнов проекты буенча романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелә.

Тәрәзәле эргәгә уртыртылган ике катлы бина шәһәр үзәгендә урамнар чатында урнашкан. Итальян палаццосы үрнәгендә псевдоренессанс формаларындагы монументаль корылма. Төп фасад яссы ризалит белән бүленгән, үзәктә борылма бизәкле баганаларга беркетелгән чуен япма һәм калын нигезле балкон белән аерып күрсәтелгән төп ишек бар. Тәрәзә уентылары классик өч өлешле фасадны чагылдыра: эргәдә — квадрат, беренче катта — турыпочмаклы, икенче катта — аркалы. Диварлар катлаулы профиль белән рустлау һәм бизәкле калын кәрниз белән төгәлләнгән.

1917 елга кадәр бинада шәһәр һәм мещаннар идарәсе, җәмәгать банкы, китапханә һәм мәхәллә училищесе була.

Әдәбият           

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. К., 1999.                       

Автор  — Т.С.Чудинова