- РУС
- ТАТ
архитектура истәлеге
Чистайда дәүләт банкы бүлеге бинасы. XIX гасырның беренче чиреге
ХХ гасыр реконструкциясе. Хәзерге күренеше
XIX йөзнең 1 нче чирегендә классицизм стилендәге торак йорт буларак төзелә.
XX йөз башында банк ихтыяҗлары өчен классицизм юнәлешендәге эклетика стилендә үзгәртеп корыла.
Планда ассимметрик канатлы һәм түгәрәк почмаклы Г рәвешендәге ике катлы бина шәһәр үзәгендә, урам чатында урнашкан. Беренче каттагы почмак өлешендә тоскан ордерлы дугасыман алты колонналы портик чүкеп ясалган рәшәткәле балконның калын нигезен тотып тора. Сул канатта металл терәкләргә куелган япмалы төп керү ишеге бар. Биек икенче кат дентикуллы чыгынты кәрниз белән төгәлләнә. Тәрәзәләр классик сандриклы йөзлекләр белән каймаланган.
Бина тиешле максатта файдаланыла.
Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Админстративные районы. К., 1999.
Автор — Т.С.Чудинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.