Элекке Татар бистәсендә урнашкан.

1859 елда Малмыж сәүдәгәре Х.М.Якупов акчасына 1844 елгы «үрнәк проект» буенча төзелә.

Бинаның нигезен тышкы яктан такта белән тышланган бүрәнә бура тәшкил итә. Биек эргәгә утыртылган, гөмбәзле гыйбадәт заллы бер катлы агач мәчет ишегалдының эчке өлешендә урнашкан. Мәчетнең гомуми композициясе үзәкләштерелгән күчәрле: вестибюль, кече һәм төп гыйбадәт заллары анфилада белән тоташтырылган. Вестибюль һәм кече зал уртак күләмгә берләштерелеп, ике кыеклы түбә белән ябылган. Вестибюльдән башланган тар баскыч ишек өстендә урнаштырылган манарага алып менә. Өч яруслы, сигез кырлы, биек чатыр беләнтөгәлләнгән манараның фонаре һәм балконы бар. Төп зал өстендә сигез кырлы барабанда кильсыман гөмбәз күтәрелә. Зал интерьерында барабандагы гөмбәзне 4 колонна тотып тора. Мәчет залларын а`ркалы тәрәзәләр яктырта. Фасадлар бизәлешендә кыек сызыклы элементлары һәм филёнкалары булган путалы тәҗеләр файдаланылган. Ике катлы вестибюль төп бинаның төнъягына шактый соңрак өстәп салына.

Әүвәлге манара 1930 елларда сүтелә, 1970 елларда кабат торгызыла.

1980 еллар ахырында вестибюльгә көнчыгыш тарафтан керү янкормасы төзелә.

Бина тиешле максатта файдаланыла.

Чистай шәһәрендәге беренче җамигъ мәчет. 1859 ел

Әдәбият           

Мечети Татарстана // Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.А.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор  — Х.Г.Надыйрова