Архитекторы Г.Б.Руш. Казанда Чернояров пассажы. 1900–1901 еллар

1900–1901 елларда архитектор Г.Б.Руш проекты буенча сәүдәгәр Д.И.Чернояров варислары А.Д. һәм Д.Д.Чернояровлар Воскресенский (хәзер Кремль урамы, 21) төзетә.

Беренче катында кибетләр булган өч катлы табыш йортының структурасына 2 ике катлы кирпеч флигель (хәзергә кадәр сакланмаган) дә керә. Чернояров пассажы бинасы каршы ягы Черек күл ягына чыга торган ишегалдының бөтен киңлеге буенча сузыла. Ишегалдының бу өлешендә бакча була.

1901 елда архитектор Г.Б.Руш проекты буенча бер катлы кирпеч флигель урынына участокның уңъяк чиге буйлап озынга сузылган табыш китерә торган квартиралары булган ике катлы кирпеч бина төзелә. Өч катлы Чернояров пассажы бинасының үзәге булып яктырту фонаре белән капланган һәм урамнан вестибюль белән тоташтырылган баскыч читлеге тора. Аның ике ягында Воскресенский урамы ягыннан аерым керү ишекләре булган кибетләр тезелеп китә. Икенче һәм өченче катларда квартиралар урнашкан. Бинаны элек булмаган ике корылма реконструкцияләү кертеп ишегалды фасадын тигезсез итә. Урам ягы фасады үзәктә һәм ике ян якта чарлак тәрәзәләре булган, өзекле фронтон белән төгәлләнгән ризалитлар белән ныгытылган. Ризалитлар бинаның үзәк түбәсе өстендә күтәрелгән үзәк һәм ян яктагы күләмнәргә туры килә һәм валюта рәвешендәге зур терәкләрдәге декоратив очлымнар белән төгәлләнә. Катлаулы ордерлы ярымтүгәрәк колонналар рәвешендәге ризалитлар тәрәзәләре бизәкле йөзлекле фасад үзәгенә симметрияле урнаштырылган. Кибет ишекләре нурсыман фронтонлы калын агач кысаларда урнаштырыла. Чернояров пассажының Воскресенский урамы ягындагы төп фасады штукатурка белән капланган һәм төрле төсләргә буялган.

1912 елда архитектор С.В.Бечко-Друзин проекты буенча урам ягындагы фасад үзгәртелә, аның беренчел бизәлеше югала: ризалитларның өченче каттагы ярымколоналары, пилястра бизәлеше, түбәнге катлардагы ярамколонналар юнып алына, өске кәрниз алмаштырыла; кибек ишекләренең агач кысалары алына һ.б. Үзәк ризалитның беренче каты ялтыравык кирпеч белән тышлана, икенчесе — зур балкон белән тулыландырыла, өченчесе — сылап ясалган күпертмә бизәкләр белән бизәлә. Башта икенче һәм өченче катларда шәһәрнең иң яхшы кунакханәләренең берсе «Үзәк номерлар», С.С.Фельзернең фотоательесы, конторалар, кибетләр, шул исәптән Ф.Х.Грахенең фотография аппаратлары һәм фото эше кирәк-яраклары кибете урнаша. Чернояров пассажының атамасы аның яктылык гөмбәзе, кибетләре һәм Александр пассажы янына урнашу аналогиясеннән булырга мөмкин дип фаразлана.

Совет хакимияте вакытында Чернояров пассажы национализацияләнә. Беренче катта дәүләт кибетләре, кунакханә номерлары урынына коммуналь фатиралар урнаша. Чернояров пассажының әүвәлге интерьерыннан (күпертмә бизәкләрне өлешчә югалтып) бары тик баскыч мәйданчыгының эчке бизәлеше сакланып кала. Бинаның фасадына зыян килә. Урам як фасадының беренче каттагы бизәлеше югала. Кибет тәрәзәләре һәм ишекләре киңәйтелеп, витрина кыяфәтенә китерелә. Ризалитлары ян күләмнәренә һәм бинаның ишегалды ягына — дүртенче кат, төп бинага галерея белән тоташтырылган ишегалды флигеленә өченче кат өстәп салына. Кибет складларына кереп-чыгып йөрү өчен ишегалды ягынадгы фасадның беренче катына түгәрәк а`ркалы 7 ишек эшләнә. Бинаның реконструкциялән өлешләрендә балконнар, яңа тәрәзәләр, ишекләр барлыкка килә.

1980 еллар ахырында архитектор С.Ә.Мамлиева-Козлова тарафыннан яңадан төзекләндерү эшләре башкарылып, бинаның төп фасадында ризалитларда балконнар һәм өлешчә күпертмә бизәкләр торгызыла.

Хәзерге вакытта Чернояров пассажының төзеклеге канәгатьләнмәслек хәлдә.

Әдәбият           

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                   

Автор — Д.А.Надыйрова