Эчтәлек

1866 елда сәүдәгәр И.И.Апаков иганәсенә табыш йорты сыйфатында П.И.Романов проекты белән эклектика формаларында төзелә.

Подваллы, өч катлы таш бина Печән базары комплексындагы кварталның чыгынты почмагын алып тора.

Беренче катында урам яктан керешле кибетләр һәм ишегалдыннан керешле торак бүлмәләр урнашкан. Өске катларга ишегалды ягындагы янкормалардан баскычлар менә. Торак бүлмәләргә ишегалды фасады буйлап сузылган һәм баскычлар белән тоташкан ачык галереялар аша керелә.

Тышкы бизәлешендә классицизм элементлары кулланылган.

Фаразланганча, ХХ йөз башларында йорт үзгәртеп корыла һәм шуның нәтиҗәсендә бинаның планы, ярымтүгәрәк баскыч читлекләре, галереялар үзгәреш кичерә.

Йортның Евангелистлар (хәзерге Татарстан) һәм Мәскәү урамнары чатына чыккан почмагы өстенә бинага милли романтизм рухындагы флюгерлы чатыр һәм металлдан чүкеп ясалган култыксалы балкон урнаштырыла. Үзгәртеп корылганнан соң, «Болгар» номерларын тоту өчен Ф.Әхмәдуллин бинаның бер өлешен арендага ала.

1906–1916 еллардада Болгар номерларында «Йолдыз» газетасы редакциясе эшли, 1907 елда «Шәрекъ клубы», 1908 елда «әл-Ислах» газетасы редакциясе урнаша.

Болгар номерларында төрле вакытларда Г.Тукай (1907–1912), М.Вахитов (1909–1913), В.Мортазин-Иманский (1909–1914) һәм татар халкының башка күренекле шәхесләре яши. Совет чорында бина торак һәм китапханә өчен файдаланыла.

1990 еллар уртасыннан реконструкциядә.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань,1982.

Автор – Х.Г.Надыйрова