Пләтән бистәсендә урнашкан.

1887–1890 елларда сәүдәгәр М.М.Әҗимов иганәсенә милли романтик юнәлештәге эклектика формаларында төзелә. Архитекторы билгесез.

Тасвирламасы

Манарасы җиргә утыртылган; ике заллы мәчетләр төренә керә. Бер катлы кирпеч мәчет. Аерым ишеге булган тәрәзәле эргә каты хуҗалык максатларында файдаланылган.

Почмаклары түгәрәкләнгән турыпочмаклы бина дүрт кыеклы сөзәк түбә белән капланган, көньяк диварында биш кырлы михраб чыгынтысы, төньягында 51 м биеклектәге өч катлы манарасы урнашкан. Беренче зал белән манара арасындагы өчпочмаклы вестибюльнең ян-ягында мәчеткә ишегалдыннан һәм урамнан керү ишекләре бар. Вестибюль белән заллар үзара анфилада ысулында тоташкан, алар дагасыман тәмамланган биек аркалы тәрәзәләр аша яктыртыла. Зур залның яссы түшәмен дүрт төз колонна күтәреп тора.

Тышкы бизәлешендә Шәрекъ-мөселман мотивлары өстенлек итә.

Реставрация

1930 еллардан бирле Әҗем мәчете эшләми, бинасы төрле оешмаларга бирелә. 1990 елда мөселманнарга кайтарыла.

Әҗем мәчетенең фасадларын яңарту, интерьерларын үзгәртеп кору архитектор Р.В.Билалов проекты белән башкарыла (1990–1992). Михраб уемы үсемлек рәвешендәге бизәкләр һәм ташка чокып язылган Коръән аятьләре белән бизәлгән, эргә катында хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу залы һәм мәдрәсәнең дәрес бүлмәләре урнашкан.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Халитов Н. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1991.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. Казань, 2000.

Авторлары: Н.Х.Халитов, Х.Г.Надыйрова