1774 елда архитектор В.И.Кафтырев проекты белән төзелә.

Тасвирламасы

Башта ул беренче катында гөмбәз түшәмле бүлмәләр урнашкан зур булмаган ике катлы кирпеч корылма итеп салына. Төп фасадында дүрт пилястралы ионик портигы һәм барокко стилендәге фронтоны булган ризалит чыгып тора.

Адмиралтейство идарәсе Әстерхан шәһәренә күчерелгәннән соң (1826), биредә хастаханә урнаштырыла.

1830 еллар ахыры – 1840 еллар башында бина ике яклап киңәйтелә (архитекторы билгесез) һәм төп фасад белән бер үк стильдә бизәлә. Буйга сузылган ике катлы бинаның бүлмәләре озын коридорның як-ягына яисә бер генә ягына урнашкан.

Төп фасадның композициясе тигез дивар һәм ризалитларның үзара чиратлашуы ритмына нигезләнгән. Дүрт пилястралы, ионик портиклы, барокко стилендәге фронтонлы ризалит урнашкан үзәк өлешкә таба якынайган саен, бизәкләр зурая һәм тыгызлана бара. Үзәк ризалитның беренче каттагы тәрәзәләре барокко стилендәге купшы йөзлекләр белән кысаланган, ә икенче каттагы тәрәзәләр классицизм архитектурасына хас җәясыман сандриклар һәм архивольтлар белән бизәлгән.

Беренче кат бүлмәләренең бер өлеше гөмбәз түшәмле. Үзәк баскычның чуеннан коелган култыксалары башларын түбән игән еланнар рәвешендә эшләнгән.

Әдәбият

Остроумов В.П. Казань. Казань, 1978.

Фехнер М. Великие Булгары. Казань. Свияжск., М., 1978.

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Автор – Т.Пашагина