1993 елда архитектор В.А.Манукян, Т.Г.Улатова, инженер-конструктор В.П.Евсеев проекты белән төзелә.

Комсомол урамындагы Нуретдин мәдрәсәсе комплексында урнашкан.

Төньяк тарафында җиргә утыртылган манаралы, гөмбәзле мәчетләр төренә керә. Композициясен яссы түбәле турыпочмаклы бина, гөмбәзле зал, биек чатырлы өч катлы манара хасил итә.

Бина эчендә ирләр һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, вестибюль, эш бүлмәләре бар; ирләр залы беренче катта, хатын-кызлар залы тәрәзәләр белән яктыртылган эргә катта урнашкан.

Мәчетнең тышкы бизәлешендә Шәрык архитектурасы йогынтысы чагыла. Өскә таба тараеп, баскычсыман яруслы манарасы һәм гөмбәзе Болгар шәһәре архитектурасы монументаль корылмаларын хәтерләтә.

Тышкы бизәлешендә гранит, мәрҗән кабырчыгы, ялтыравык плитәләр һ.б. материаллар кулланылган.

Авторы – Х.Г.Надыйрова