- РУС
- ТАТ
архитектор, архитектура докторы (1996), Кыргызстан Республикасы Архитектура һәм төзелеш академиясе хакыйкый әгъзасы (2000)
1952 елның 11 июне, Ленинград — 2023 елның 12 сентябре, Бишкек.
Фрунзеда политехник институт тәмамлый (Кыргызстан ССР, 1974), 1981 елдан шул институтның архитектур проектлаштыру нигезләре кафедрасы мөдире.
1995 елдан Бишкәк финанс-икътисад академиясе проректоры, 1998 елдан — Кыргызстан-Россия славян институтының архитектура, дизайн һәм төзелеш факультеты деканы, профессор (2000).
Кыргызстан Республикасының Архитектура һәм төзелеш академиясе вице-президенты (2002 елдан).
Хезмәтләре Үзәк Азия республикалары архитектурасында генезис, эволюция, типологик үзенчәлекләр һәм милли традицияләр мәсьәләләренә карый.
Архитектура села Киргизии. Бишкек, 1989 (автордаш);
Народное зодчество Кыргызыстана. Бишкек, 2000;
История архитектуры Кыргызстана. Бишкек, 2007 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.