Биографиясе

1908 еның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе Олы Мәңгәр авылы – 1977 елның 21 октябре, Мәскәү, Казанда җирләнгән. Беренче татар профессор архитекторларыннан.  

1931 елда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый һәм шунда укыта, бер үк вакытта Казандагы төзелешләрдә прораб булып эшли.

1934 елдан Казан шәһәр башкарма комитетының проектлау остаханәсендә архитектор, 1933–1936 елларда СССР Архитекторлар берлегенең Татарстан бүлегендә җаваплы сәркәтип була, 1936 елдан СССР Архитектура академиясе аспирантурасында укый, 1939 елдан СССР Архитектура академиясенең Шәһәр төзелеше институтында фәнни хезмәткәр, 1949 елдан – Мәскәү архитектура институты укытучысы.

И.Г.Гайнетдинов – Казан химия-технология университетының «А» уку корпусы (1936 ел, Г.С.Гурьев-Гуревич белән бергәләп), Татар академия опера һәм балет театры (1933–1956 еллар, Н.А.Скворцов белән бергәләп), Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл-хуҗылыгы күргәзмәсенең ТАССР павильоны (1939 ел, А.П.Ершов белән бергәләп), Н.И.Столяров (1950 ел, сынчы В.И.Мухина), Орджоникидзе шәһәрендә К.Хетагуров (1956 ел, сынчы С.Д.Тавасиев), Уфада С.Юлаев (1967 ел, сынчы С.Д.Тавасиев) һәйкәлләре, Казан елга вокзалы (1962 ел, М.Константинов белән бергәләп) һәм башканың проектлары авторы.

И.Г.Гайнетдиновның «Кырым» (1938 ел), «Урта Азия» (1941–1945 еллар), «Европа тирәли» (1959 ел) дигән тематик серияләргә кергән акварель һәм графика әсәрләре күргәзмәсе СССР Архитекторлар берлегенең Татарстан бүлекчәсендә күрсәтелә (1972 ел, Казан).

И.Г.Гайнетдинов Казан төзелеш инженерлары институтында 1966 елда архитектура факультетын оештыруга һәм Татарстанның үз архитекторларын әзерләү эшенә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре татар халык төзелеш сәнгатенә карый.

Хезмәтләре

Национальные черты жилища казанских татар // Архитектурное наследство. 1975. № 23;

Народные традиции в планировке селений казанских татар // Архитектурное наследство. 1978. № 26.

Автор – Т.Р.Закирова.