Биографиясе

1947 елның 19 июлендә Алексеев районы Биләр авылында туган.

Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1972), «Татаргражданпроект» институтында архитектор булып эшли.

1977 елдан Казан төзүче-инженерлар институтында: 1987 елдан архитектур проектлаштыру кафедрасында, 1991 елдан шәһәр төзелеше кафедрасы доценты, 2000 елдан архитектура факультеты деканы, 2004 елдан архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире.

Г.Н.Айдарова проектлары белән Ленино-Кокушкино авылында мәктәп (1976), Татарстан Эчке эшләр министрлыгының укыту үзәге биналары комплексы (1983) һ.б. төзелә.

Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы (1983).

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре Татарстан һәм Урта Идел буе шәһәрләре төзелеше һәм архит-расы тарихына карый.

Хезмәтләре

Архитектурная культура Среднего Поволжья XVI–XIX веков: модель развития, структура типов, влияния. Казань, 1997.

Татарские слободы Казани: архитектурно-градостроительное развитие и методологические аспекты реконструкции. Казань, 1999.