Биографиясе

1961 елның 7 июнендә Казанда туган.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1983), «Казжилремпроект» проектлау конторасында архитектор, 1986–1994 елларда «Казгражданпроект» институтында, 1995–1996 елларда «АССАРТ» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә баш архитектор, 1996 елдан «Казан Кремле» музей-тыюлыгында баш архитектор.

Бер үк вакытта, 1993 елдан, «Зәбир» шәхси иҗат остаханәсендә реставрацияләр проектлары баш архитекторы.

Архитекторлар берлеге (1994), Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау буенча халыкара советның (ICOMOS) Россия милли комитеты әгъзасы (1998).

Иҗаты

Р.Зәбиров проектлары буенча Казан Кремлендәге Тупчылар утарының төньяк, төп (көнчыгыш) һәм төньяк корпуслары (автордаш), утардагы төп корпусның Герблы залы интерьерлары (автор), Колшәриф мәчете ансамбле (1997–2005, автордаш,), шулай ук Горький урамындагы Кекин йорты (автордаш) реставрацияләнә. Казан Кремлендәге XV–XVI йөзләргә караган Хан утары комплексындагы вәкиллек бинасы, мәчет бинасы калдыклары консервацияләнә һәм музейлаштырыла (автор); Кремльдәге Казан ханнары сөякләре күмелгән мемориаль павильонның эскиз проектын (автор), Әстерхан шәһәрендәге «Ак мәчет» (2008, автордаш) һәм Самара шәһәрендәге мәчет (2009, автордаш) интерьерларын эшли.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (2012). Медальләр белән бүләкләнә.