Биографиясе

1783 ел — 1843 елның 31 марты, Түбән Новгород шәһәре.

Вак чиновник улы.

Петербург САн тәмамлаганнан соң (1806), Курск губернасына архитектор итеп җибәрелә.

1809 елдан — Казан университеты архитекторы, 1810 елдан — Казан губернасы архитекторы.

1834 елдан — Түбән Новгород губернасы архитекторы. 1812–1815 елларда күп кенә хәзергәчә сакланган һәм юкка чыккан корылмалар, шул исәптән Болгар шәһәрлеге истәлекләренең, Казандагы Петропавел соборының беренчел үлчәм сызымнарын эшли.

1818– 1823 елларда Казанны яулаганда һәлак булган Рус гаскәрләре һәйкәл-төрбәсен төзүгә җитәкчелек итә (башка мәгълүматлар буенча архитектор М.Е.Емельянов), бинаның проект авторы архитектор Н.Ф.Алфёров тәкъдим иткән кирпеч йөзлеген ак ташка алмаштыра.

Шмидт проекты буенча Казанда классицизм стилендә күп кенә торак йорт, шул исәптән гражданнар губернаторы йорты (1820 еллар), Гордеев (1833), Свешников (1834) йортлары төзелә; Казан магистраты бинасы (1815), Иске таш мәчет (1830) һ.б. төзекләндерелә.

А.К.Шмидт. Гражданнар губернаторы йорты. Казан

В.Турин офорты. (Хәзер Кремль урамы, 12)

Әдәбият                

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала ХХ века: Биогр. справ. К., 1999.                     

Автор — Л.М.Мортазина