- РУС
- ТАТ
архитектор
Гомер еллары: 1774–1809, Казан.
Рус классицизмы вәкиле.
1785 елда Петербург САнә укырга керә, бер үк вакытта анда 1797 елга кадәр эшли һәм 1 нче дәрәҗә аттестат ала.
1797–1804 елларда Санкт-Петербургта архитектор А.Д.Зайцевның ярдәмчесе була.
1804 елдан Казан губерна архитекторы.
Шелковников проекты буенча Казанда шәһәр хастаханәсе (1806), төрмә кальгасы (1807), Никола Тульский чиркәве (1810–16), Казан Богородица хатын-кызлар монастыреның Настоятель (1810–32) һәм Никольский (1832–43) корпуслары төзелә.
Я.М.Шелковников. Шәһәр хастаханәсе. Черек күлдән күренеше. 1834 ел
В.Турин литографиясе
Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала ХХ века: Биогр. справ. К., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.