Биографиясе

1918 елның 12 июле, Казан губернасы, Мамадыш өязе Бөрсет авылы – 1984 елның 5 мае, Казан шәһәре.

1939 елда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый.

1946–1951 елларда ТАССР Министрлар Советы Архитектура эшләре идарәсенең архитектура-проектлау остаханәсе баш архитекторы, 1953 елда Казан өлкә башкарма комитетының архитектура эшләре бүлеге башлыгы.

1954 елдан «Татпроект» проектлау конторасы проектларының баш архитекторы, 1962 елдан ТАССР Министрлар Советы каршындагы Төзелеш һәм архитектура эшләре идарәсе башлыгы. Бер үк вакытта, 1952–1962 елларда, Казан төзүче-инженерлар институты укытучысы.

1979–1984 елларда ТАССР Дәүләт төзелеш комитеты рәисе.

1958–1962 елларда Архитекторлар берлегенең Татарстан оешмасы идарәсе рәисе, 1961–1964 елларда СССР Архитекторлар берлегенең Үзәк идарәсе әгъзасы.

Проектлау эшчәнлеге

П.А.Санчин проектлау эшчәнлеге белән, башлыча, Г.И.Солдатов белән берлектә шөгыльләнә (генераль планнар, детальле планлаштырулар, төзелешләр проектларының иң әһәмиятлеләре 1950 елларның 1 нче яртысына – сугыштан соңгы неоклассицизм һәм совет чоры ампирына туры килә).

Зеленодольск, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Чистай (Р.М.Мортазин белән автордаш), Чаллы (Үзәк фәнни-тикшеренү һәм торак йортлар проектлау институты белән берлектә), Азнакай шәһәрләренең, Питрәч районы Кокушкино авылының генераль проектын һәм төзелеш проектын эшләүдә катнаша.

Казандагы Дербышки бистәсе, 237 нче завод карамагындагы Соцгород, «Теплоконтроль» һәм В.И.Ленин исемендәге завод кварталлары, Татарстан һәм Пушкин урамнары; ВКП(б) өлкә комитеты бинасы (Бобруйск шәһәрендә кабатлана), он тарту комбинаты, «Теплоконтроль» заводы торак йортлары; Дербышки бистәсендәге 2–3 катлы йортлар серияләре; Казанның Татарстан урамындагы беренче 9 катлы йортлары, «Казэнерго» бинасы (хәзерге «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыяте; И.А.Вәлиев белән берлектә), Казан ветеринария институты комплексы һәм аерым биналары, ТАССР ВДНХсы комплекслары (төп павильонның генеаль планы һәм проекты), Үзәк стадион (А.А.Спориус һәм О.И.Берим белән берлектә), Үзәк универсам (С.П.Галанина белән берлектә), КПССның Татарстан өлкә комитеты Сәяси мәгариф йорты (хәзер Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасы; А.А.Спориус белән берлектә) һ.б. проектларның авторы.

1968–1984 елларда РСФСР Министрлар Советының Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе әгъзасы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Чаллы шәһәрендәге яр буе һәм Казандагы бер тыкрык аның исемен йөртә.

Автор – С.П.Саначин