Биографиясе

1950 елның 20 марты, Казан — 2016 елның 10 сентябре, Казан.

1973 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаганнан соң, Казанның Ленин районында — архитектор, 1990 елда Казан шәһәренең баш архитекторы урынбасары, 1992 елда — баш архитекторы булып эшли.

1995 елдан Казан хакимияте башлыгы каршындагы Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары.

2006 елдан «ВЕЛП» иҗат остаханәсендә, ТР Архитекторлар берлеге рәисе.

Иҗаты

Логинов тарафыннан Казандагы күп кенә эре җәмәгать объектлары: «Болгар» мәчете, Иоанн Кронштадтский чиркәве, руханилар семинариясе һәм епархия идарәсе биналары (1991); Татарстан Республикасының Зур концерт залы, ТР Эчке эшләр министрлыгының административ бинасы (2004–2005), билет кассалары павильонын реконструкцияләү белән бергә Казанның вокзал яны мәйданы (2004–2005, барысы да Е.И.Прокофьев белән бергә). «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексы (2005) проектлаштырыла.

Логинов — Ленин районы администрациясе мәйданы төзелешләре (1981) һәм Казанның төньяк-көнчыгыш өлешен детальләп планлаштыру (икесе дә Е.И.Прокофьев һәм А.И.Чебинев белән бергә, 1986) проектлары авторы.

Бүләкләре

РФ Дәүләт бүләге лауреаты (2000). «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор — Л.М.Мортазина