Чын фамилиясе Варенцов.

Биографиясе

1788, Арзамас шәһәре — 1851, Казан.

1809 елда — Арзамастагы А.В.Ступин мәктәбен, 1811 елда СА тәмамлый. А.Н.Воронихин шәкерте.

1812 елдан — Арзамаста, 1823 елдан Сембердә эшли.

1823 елда Сембердә 1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә төзелгән собор проекты өчен Архитектура академиясенә әгъза итеп сайлана.

1832 елдан Казанда, архитектор, 1837 елдан — Казан университеты архитекторы.

Иҗаты

Коринфский иҗатына классицизм архитектурасының ландшафт белән органик бәйләнеше, күләмле композицияләрнең тәңгәллеге һәм төгәллеге, силуэтны нечкә тоемлау хас.

Аның Казандагы төп эшчәнлеге университет шәһәрчеген проектлаштыру һәм төзү белән бәйле (1832–1838). Комплексның П.Г.Пятницкий төзегән генераль планын нигез итеп алып, архитектор аңа кайбер үзгәрешләр кертә. Үзәккә ул анатомия театрын урнаштыра, обсерваторияне буш урынга (кишәрлекнең көнбатыш өлешенә) күчерә, элек университетның төп корпусына тәңгәл рәвештә проектлаштырылган ике торак йорт урынына китапханә һәм химик лаборатория корпусы кора. Коринфский берничә бинадан, ике ярымтүгәрәк хезмәткәрләр корпусы, җәмәгать бакчаларыннан торган киң, симметрик композицияле ансамбль төзи. Барлык төзелешләр классицизм стилендә башкарыла.

Коринфский проектлары буенча Казанның үзәк өлешендә байтак торак йортлар төзелә. Аларның берсе — Е.С.Галкинның провинциаль классицизм стилендәге ике катлы торак йорты (1837). Урам фасады композициясенең симметриялелеге аның аеруча портиклар һәм парлы пилястралар белән аерылып торган урта өлешендә күренә.

Акчурин утары да соңгы классицизм стилендә төзелә (1840). Йортның үзенчәлекле фасадын сандриклар һәм күпертмә декоратив фигуралар, шулай ук күпертмә бизәкле фризлар ачып тора (волюталар, грифон сурәтләре һ.б.).

1835–1842 елларда Раифа Богородица пустыненда Коринфский тарафыннан ампирның соңгы стилендә әвернә гөмбәзле, бер апсидалы Грузия Мәрьям Ана чиркәве корыла.

1841 елда Отарка авылында (хәзерге Мамадыш районы) Коринфский Покров чиркәвен яңадан торгыза.

1845 елда Казан Кремленең Губернатор сарае интерьерын бизи.

1843 елда аңа Дворяннар җыены бинасын проектлау эше тапшырыла. Коринфский төзегән проект И.П.Ефимов тарафыннан үзгәртелүгә карамастан, бинаның үзәген тәшкил иткән ике як тәрәзәле тантаналар залы сакланып кала (корылманың фасадлары гына үзгәреш кичерә).

Ул шулай ук Арзамас, Түбән Новгород, Кострома һ.б. шәһәрләрдәге биналарны проектлау белән дә шөгыльләнә.

Әдәбият

Егерев В.В. Архитектор М.П.Коринфский. К., 1961;

Фехнер М. Великие Болгары, Казань, Свияжск. К., 1978.

Автор — Л.М.Мортазина