Биографиясе

1861, Курск шәһәре — 1907, Казан.

1886 елда Гражданлык инженерлары институтын тәмамлый.

1887–1891 елларда — Ровно шәһәренең Төзелеш комиссиясендә, 1891–1894 елларда — Казан шәһәре архитекторы, 1895–1899 елларда Казан губерна идарәсенең Төзелеш бүлегендә эшли. 1899–1906 елларда Казан шәһәре архитекторы, бер үк вакытта, 1899–1903 елларда — Казан университеты архитекторы.

Иван мәйданында архитектор О.Шервуд проекты буенча император Александр II гә һәйкәл кую белән җитәкчелек итә. Гостиный дворның төньяк өлешен музейга яраклаштырып торгыза (1895). 1896–1901 елларда Мәскәү архитекторы К.М.Быковский проекты буенча, проектка үзгәрешләр кертеп, университетның яңа клиникаларын төзи. Казан чукрак-телсезләр училищесе (1905) һ.б. биналарның проектлары авторы. 1906 елдан соң хезмәттән китә, архитектура-техник бюро оештыра, Казанда бертуган Цейтерлар белән бергә силикат кирпеч заводына хуҗа була. Эклектика һәм модерн юнәлешендә эшли.

Әдәбият

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.                    

Автор — Л.М.Мортазина