Л.К.Хрщонович. Казан сукырлар училищесы бинасы

XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы фотосы

Биографиясе

1838 ел –1907 ел, Казан.

Поляк дворяннарыннан.

Минск архитекторы К.М.Хрщоновичның улы.

1853–1859 елларда Санкт-Петербургтагы Төзүчеләр училищесендә укый.

1859 елда Казанга Губерна төзү һәм юл комиссиясе архитекторы ярдәмчесе итеп җибәрелә.

1874 елдан Казан губернасы архитекторы, 1881 елдан (башка мәгълүматлар буенча 1883 елдан) Казан губернасы инженеры.

Архитектурада төрле эклектик юнәлешләр вәкиле. Хрщонович проектлары буенча Казанда Санкт-Катерина Кирхасы (1865), Александра исемендәге кыз балалар ятимханәсе (1890; хәзер Галимнәр йорты бинасы), Казан сукырлар училищесе һәм аның Изге Пантелеймон йорт чиркәве (1899; совет чорында бинада 2 нче йогышлы авырулар хастаханәсе урнаша, 2009 елда сүтелә), Алафузов театры (1900), Болак аша таш көянтә күпер (1907), Католиклар костёлы (1908; Хрщоновичның улы инженер Л.Л.Хрщонович төзеп бетерә), «Щетинкин номерлары» бинасы реконструкцияләнә һәм почмак гөмбәзле дүртенче кат өстәп төзелә (1902; совет чорында — «Казан» кунакханәсе, 2010 елда сүтелә).

Л.К.Хрщонович. Алафузов театрының бинасы. Заманча күренеш

Әдәбият

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.