Эчтәлек

Биографиясе

1954 елның 13 февралендә Казанда туган.

1977 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый һәм Чистай шәһәренең баш архитекторы бүлегендә эшли башлый, 1978 елдан – баш архитекторы.

1992 елдан Чистай шәһәре хакимияте башлыгының төзелеш һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары, 1995 елдан Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе башлыгы – баш архитекторы.

2004 елдан «Казгражданпроект» институтының баш архитекторы, 2009 елдан баш белгеч. Чистайның төньяк-көнбатыш һәм үзәк торак районнарын детальле планлаштыру (1985), балалар сәнгать мәктәбе (1985, автордаш) һәм мәчет биналары проектлары авторы.

Казанның Шәһәр төзелеше уставын эшләү белән җитәкчелек итә (1897–1998).

Казанның Шәһәр төзелеше үсеше концепциясе (1995), Тузган тораклар урнашкан кварталларны үзгәртеп кору программасы (1996) һәм башканың авторларының берсе.