Биографиясе

1950 елның 5 мартында Казан шәһәрендә туган.

Казан төзелеш инженерлары институтын тәмамлый (1971). 1971 елдан Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус фәнни реставрацияләү-җитештерү остаханәсендә архитектор, фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе, 1985–1989 елларда баш архитектор.

1989 елдан Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы «Реконструкция» иҗади архитектура-проектлау фирмасы җитәкчесе. Бер үк вакытта 1990 елдан Татарстан архитекторлар берлеге каршында «Рафарх» хосусый иҗат остаханәсе тота.

Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы (1978).

Эшчәнлеге

Тарих-архитектура өлкәсендә тикшеренүләр, Арча районының Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авылларында Г.Тукайның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә бәйле йортларны һәм утарларны реставрацияләү һәм үзгәртеп кору проектлары (1984–1986), Болгар шәһәрлегендәге истәлекләрне реставрацияләү һәм музей оештыруның генераль планы (1985–1986) авторы.

Шамил йорты (Г.Тукайның әдәби музее итеп үзгәртеп кору, 1985–1987), Арча районының Яңа Кырлай, Өчиле, Чиканас авылларындагы XIX йөз мәчетләре (1990 еллар), Әҗем мәчете (1990–1992), Казандагы К.Насыйри йорты (1983–1985, яңадан кору), Әсән Елга мәчете (1985–1986), Печән базары мәчете (1990–191995), Кышкар мәчете (1992), Дворяннар җыены бинасы (1998 елдан үзгәртеп кору), Казан шәһәр думасы биналары һ.б. аның проектлары белән реставрацияләнә.

Билалов проектлары белән Нурлат шәһәрендә (1988), Кукмара эшчеләр бистәсендә (1990 еллар башы), Дәрвишләр бистәсендә (1992), Теләчедә (1997), Казанда («Мәдинә», 1995–1997, «Казан нуры», 1999) мәчетләр төзелә.

Автор – Х.Г.Надыйрова