1948 елның 7 августы, Казан шәһәре – 2018 елның 18 декабре, шунда ук.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1971). 1971 елдан архитектор, 1972 елдан Казан архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең проектларны тикшерү бүлеге башлыгы.

Белицкий проектлары белән Зеленодольск шәһәрендә тимер юл вокзалы (1978), поликлиника (1978), Юдино бистәсендә тимер юлчылар профилакторие (1981), торак йорт, хакимият биналары, вокзал мәйданында почта ташу идарәсе корпусы (1980–1997), Казанда «Хозәйфә ибне әл-Ямәни» мәчете (1997) һ.б. биналар төзелә.