Биографиясе

1737 елның 1 (12) марты (башка мәгълүматлар буенча, 1732 яки 1738 ел), Калуга губернасы Дольское авылы яки Мәскәү – 1799 елның 2 (13) августы, Санкт-Петербург.

Чиркәү хезмәткәре гаиләсендә туа. Д.В.Ухтомскийның архитектура мәктәбендә (1753–1755) һәм Мәскәү университеты каршындагы гимназиядә (1755) укый; Петербургтагы гимназиядә С.И.Чевакинскийда (1756 елдан), Сәнгать академиясендә (1758–1760) А.Ф.Кокоринов һәм Ж.Б.Валлен-Деламотта укый.

Сәнгать академиясенең пенсионеры буларак Парижда (1760–1762) һәм Италиядә (1762–1764) белемен күтәрә. 1765 елдан – Петербург сәнгать академиясе академигы, 1799 елда вице-президенты.

Мәскәү Кремлен үзгәртеп кору һәм Кремль сараен төзү проектының авторы (1767–1775, тормышка ашырылмый).

Гамәлгә ашырылган иң мөһим корылмалар арасында: Мәскәүдә Пашков йорты (1784–1786, хәзерге вакытта Россия Дәүләт китапханәсе бинасы), Царицында сарай-парк ансамбле (1775–1785, төгәлләнми кала), Долгов йорты, Юшков йорты, зур Ордынкадагы Барлык хәсрәтлеләр чиркәве манарасы һәм ашханәсе, Петербургта Михайлов замогын проектлауда катнаша (1792–1796). Архитекторның күп кенә зур проектлары тормышка ашырылмый кала.

Мәскәү янындагы Глазово авылында үз утарында җирләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.