Биографиясе

1871 елның 17 сентябре, Мәскәү шәһәре – ?

1900 елда Россия гражданлыгын кабул иткән алманлы гаиләсендә туа. 1893–1900 елларда Петербург Сынлы сәнгать академиясендә укый һәм аны рәссам-архитектор дәрәҗәсе белән тәмамлый.

1900–1903 елларда Казан сынлы сәнгать мәктәбендә укыта, бер үк вакытта 1902–1903 елларда Казан земство идарәсе архитекторы. 1904 елдан Казан шәһәр архитекторы. 1915 елдан «Современное зодчество» төзелеш-техник конторасы һәм Казан өязендә кирпеч-известь заводы хуҗасы.

Хатыны Германия файдасына шымчылык итүдә гаепләнә, 1915 елда Ф.Амлонг гаиләсе белән Иркутск губернасына сөрелә.

1920 елларда Казанда яши һәм Татпрофсоветта эшли.

Эшчәнлеге

Ф.Амлонг – романтик модерн стиле тарафдары. Ф.Амлонг проекты белән Шамил йорты, Подуруева йорты, Казан хәрби округы командующие йорты (фараз ителә), П.И.Климов йорты (1909) төзелә.

Автор – Л.М.Мортазина