С.Сәйдәшев һәйкәле проектына 1988 елда композиторның 100 еллык юбилее уңаеннан конкурс игълан ителә. 2000 елда, 2001 елда тагын 2 конкурс уза.

Җиңүчесе М.М.Гасыймов була. Казанның эксперименталь нәфис кою заводында аның моделе буенча бакыр скульптура коела.

Һәйкәл 2005 елның 12 августында ачыла. Архитектор Г.А.Бакулин һәйкәлне Татар гуманитар педагогика университетының фасады 18 колонна белән бизәлгән ярымтүгәрәк бинасы каршындагы мәйданның үзәгенә урнаштыра.

Скульптураның биеклеге – 3,5 м, гранит постаменты – 2,5 м. Композитор кулында дирижер таягы белән, концерт костюмында бөтен буена сурәтләнә. Уң терсәге белән каннелюрлы импровизацияләнгән тәбәнәк колоннага таянган. Һәйкәлне әйләндереп алган балюстрада композициясе ноталар кую өчен пюпитр (аскуйма) белән төгәлләнә.

С.Сәйдәшевнең скульптура һәйкәле белән архитектура ансамбле, Г.Тукай һәйкәле белән скверны, Казанның меңьеллыгы паркын, Татар академия театрын һәм милли архитектуралы саклаулы зонасын – элеккеге Иске Татар бистәсен кертеп, Казанның тарихи-мәдәни үзәгендә мәдәни манзара хасил итә.

Автор – А.В.Гарзавина