- РУС
- ТАТ
Казанда
В.М.Маликов. Совет хакимияте өчен көрәштә һәлак булганнарга һәйкәл. 1967
Аммонит. Архитекторлар А.А.Спориус, Г.М.Пичуев. Казан
Совет чорында куелган һәйкәлләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Октябрь революциясе, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы елларында илнең иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен гомерләрен биргән көрәшчеләр истәлегенә, Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан куела. М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы алдындагы төп керү мәйданында урнашкан. 1967 елның 6 ноябрендә ачыла.
Авторлары: скульптор В.М.Маликов, архитекторлар Г.М.Пичуев һәм А.А.Спориус.
Һәйкәл җирдән 1 м күтәренкерәк, 28×56 м үлчәмле гранит мәйданчыктагы 39 м биеклектәге стела-обелиск һәм монументаль-скульптур «Васыять» («Завет») фигурасыннан тора. Шомартылган титан стела совет хакимиятенең уңышларын, казанышларын чагылдыра. Скульптура үлем ярасы алган, соңгы көчен җыеп җирдән күтәрелүче көрәшченең гомумиләштерелгән символик образын сурәтли. Сул кулы белән постаментка таянган, уң кулын алга, югарыга сузган, ул гомерләрен корбан иткән миллионнарча үткән буынның эшен дәвам итәргә киләчәк буыннарны чакыра кебек. Идея-сәнгати ният скульптураның образлылыгын һәм пластик төзелешен билгели, аның үзенчәлеге — форма төгәллеге, тәэсирлелек. Кырлы яссылыклар һәм детальләр совет власте өчен көрәшүчеләрнең ныклыгы һәм җиңелмәслеге идеясен чагылдыра. Билгеле бер өс киеме монументны аерым бер чорга бәйләмәсен өчен, сын ялангач сурәтләнә. Һәйкәл көрәшченең җиңелмәс рухын, көчле ихтыярын, Ватан өчен үзен корбан итәргә әзерлеген гәүдәләндерә.
Автор — А.И.Новицкий
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.