Кабан күле яры буенда, Казанның меңьеллыгы паркы үзәгендә урнаштырылган. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәргә килгән шәрәфле кунаклар, шул исәптән РФнең Дәүләт Советы әгъзалары катнашында 2005 елның 26 августында һәйкәлне ачу тантанасы була.

Авторлары: скульпторлар А.В.Балашов, А.М.Миңнуллина һәм архитектор Р.М.Нургалиева.

Шагыйрьнең 4 метрлы бронза гәүдәсе балтыйк-грин ташлардан дөрес булмаган формасы белән валунны хәтерләткән баскычлы мәйданчыкның үзәгендә, постаментта калкып тора. Авторлар шагыйрьнең йөз төзелешенең ихтимали үзенчәлекләрен генә түгел, аның образын, хәтта ул иҗат иткәндәге чорның характерын да монументлаштыралар. Кол Гали тыныч кыяфәттә басып тора; уң кулы белән күкрәген кыскан, сулына китап тоткан. Йөзе эчке дөньясы белән уй-фикерләренә бирелеп торуын чагылдыра. Сын формасының эрелеге, вак детальләрнең булмавы, киемендәге җыерылган урыннарның билгеле бер тәртиптә салмак кына ритм белән аска төшүе шагыйрь сынының тантаналылыгын һәм бөеклеген чагылдыра.

Автор – А.И.Новицкий