Эчтәлек

1881 елның апрелендә Казан шәһәр думасы Александр IIгә һәйкәл төзү турында карар кабул итә. 1888 елда Казан губернасы буенча 6 мең сумлап акча җыела. Шәһәр башлыгы С.В.Дьяченко җәмәгать оешмаларына һәм губернадагы барлык земстволарга Азатлык китерүче патшага һәйкәл кую турында мөрәҗәгать белән чыга. Иганәгә җыелган акча 33 мең сумга җитә, дума шәһәр бюджетыннан ел саен меңәр сум акча күчерүне оештыра. 1889 елда С.В.Дьяченко рәислегендә махсус комитет оештырыла һәм һәйкәл проектын төзүгә конкурс игълан ителә. 1890 елның башында

Россиянең төрле шәһәрләреннән 13 проект җибәрелә, шулар арасыннан иң яхшысы дип акад. В.О.Шервуд проекты таныла. 16 мартта дума утырышында һәйкәл өчен Иван (Иоанн) мәйданында (хәзер Беренче Май мәйданы) дума бинасы каршында урын билгеләнә. 1891 елның 28 ноябрендә монументны урнаштыруга рәсми рөхсәт алына. Бронза һәм гранит өлеше Мәскәүдә әзерләнә, кварц-комташлы постаменты Сембер губернасы Сөнгәләй өязенең таш чыгару урыныннан кайтарыла. Һәйкәл төзү эшләре акад. Шервудның шәхсән күзәтчелегендә башкарыла. 1895 елның 30 августында тантаналы төстә ачыла. Император яланбаш, иңбашыннан төшеп торган порфира кигән кыяфәттә, йөзе белән Кремль ягына борылган рәвештә тасвирланган. Сул кулы хакимият символы булган скипетр һәм таҗ яткан колонна өстендә, уң кулы күкрәгенә куйган хәлдә сурәтләнгән. Һәйкәлнең пластик чишелеше Александр IIнең Россия үсешендә прогрессив роль уйнаган реформаларының мөһимлеген ассызыклый.

Александр IIнең бронза сыны урнаштырылган постаментның өч ягына император уздырган реформалар саналып язылган, алгы ягында таҗның астыннан чыгып аска төшкән имән һәм лавр гирляндаларга «Александр II гә. Азатлык китерүче патшага» дигән язу язылган. Постаментның аскы почмаклары 4 аждаһа – Казан гербындагы Елан сыннары белән бизәлгән, алар Елан авызындагы лавр такыялар, гирляндалар белән тоташтырылган. Һәйкәл Чабакса авылы осталары тарафыннан эшләнгән нәфис рәшәткәләр белән әйләндереп алынган.

1918 елда монумент сүтелеп, 1920 елның 1 маенда аның постаментына металл коючы эшче сыны («Азат хезмәт», скульптор В.С.Богатырёв) урнаштырыла. Һәйкәл 1930 елларга кадәр тора.

Әдәбият      

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895.                            

Автор — А.В.Гарзавина