Эчтәлек

Бөек шагыйрьгә туган шәһәрендә һәйкәл кую идеясе беренче тапкыр Державин үлгән елда, 1816 елның 24 сентябрендә, Казан әдәбият сөючеләр җәмгыятенең тантаналы утырышында аның рәисе И.Ф.Яковкин тарафыннан әйтелә, 1828 елда ул янә тикшерелә.

Архитектор А.И.Мельников эшләгән һәйкәл проекты 1831 елда раслана, шуннан соң бөтенроссия күләмендә иганә җыю эше башлана. Җыелган акча проектның смета бәясеннән шактый артып киткәнлектән, граф Д.Н.Блудов, һәйкәлнең «Россиянең тәүге шагыйрьләренең берсенә хөрмәтен чагылдыруын, шуның белән бергә аның империядәге Казан кебек мөһим шәһәрнең бизәге булуын» күздә тотып, проектны үзгәртергә тәкъдим ясый. Николай I әмере белән конкурс игълан ителә, нәтиҗәдә архитектура академигы К.А.Тон һәм скульптор С.И.Гальберг проекты сайлап алына. 1836 елда Николай I Казанда булган вакытында һәйкәл өчен урынны университет территориясендәге Анатомия театры каршында билгели.

Һәйкәлгә нигез 1844 елның 15 сентябрендә салына. Монументның гранит өлеше һәм бронза сыны Петербургта эшләнә. Шагыйрьнең өстенә тога һәм аякларына сандал кигән килеш ташта утырган сыны кызыл гранит постаментка урнаштырыла. Шагыйрь тирән уйга чумган, аның уң кулында стило, сул кулы белән лирага тотынган. Дүртпочмаклы чуен постамент С.И.Гальберг тарафыннан өч яктан барельефлар белән бизәлгән. Сулда – фетнәне бастыручы алиһә Минерва; Державин аның артыннан бара һәм, Шигърият алиһәсенең үзенә кагылуын сизеп, хәрбиләр арасында тукталып кала һәм беренче җырын башлый (шагыйрьнең беренче шигыре пугачёвчыларны буйсындыру вакытында язылуга киная). Аполлон янәшәсендә Фемида күренә, ул шагыйрьне үзенә хезмәт итәргә чакыра (Державинның киләчәктә дәүләт хезмәтендә булуы). Уңда – шагыйрь грацияләр әйләнәсендә сурәтләнгән, ул лирасы белән корбан бирү урынына таянган; Фемида, таҗ кидерергә әзерләнеп, шагыйрьне тыңлый. Арткы якта, шагыйрьнең даими шөгыльләре символы сыйфатында Көн һәм Төн сурәтләнгән, алар аңа хөрмәт күрсәтәләр, әсәрләрен чәчәкләргә күмәләр, җырларын җырлыйлар.

Постаментның алгы ягында – алтынланган язу: «Гавриил Романович Державин, 1846» (һәйкәл уйланылган вакыттан соңрак, 1847 елның 23 августында ачыла). 1870 елда Казан губернасы земствосы тәкъдиме белән һәйкәл Театр мәйданына күчерелә һәм 3 июльдә икенче тапкыр ачыла; һәйкәл тирәли бакча утыртыла.

1924 елда Казанда һәйкәлгә кем күбрәк лаек: Державинмы, әллә Пугачёвмы? – дигән сорау тикшерелә. 1931 елның 7 июнендә «Красная Татария» газетасы, Державин императрица Екатерина II гә мәдхия җырлаган һәм патшага каршы баш күтәргән крәстияннәрне рәхимсез җәзалаган, дип язып чыга. Шул ук елда Г.Р.Державин һәйкәле юкка чыгарыла. 1993 елда, шагыйрьнең тууына 250 ел тулуны бәйрәм иткәндә, һәйкәлне яңадан торгызу кирәклеге мәсьәләсе кузгатыла.

2000 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Россия шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 260 ел тулу уңаеннан аның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар турында» карар кабул итә. Яңадан торгызылган һәйкәл 2003 елда Горький урамындагы бакчада ачыла (скульптор М.Гасыймов, архитектура проекты - Р.Нургалиева).

Әдәбият

Пинегин М. Казань в её прошлом и настоящем. С.-Петербург, 1890;

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895;

Гарзавина А. Великий казанец Гавриил Державин // Казань. 2003. № 5–6.                   

Автор – А.В.Гарзавина