Эчтәлек

Конструктивизмның үзенчәлеге — бинаның функциональ яктан файдаланылуын югары дәрәҗәдә ачып бирү. 1923–1927 елларда Казанда конструктивизм юнәлешендә эшләүче Яшь архитекторлар берләшмәсе (ЯАБ) оештырыла. Совет конструктивизмы концепцияләре Мәскәүдә генә түгел, илнең күп кенә башка шәһәрләре архитектурасында да барлыкка килә.

Конструктивизм 1920 — 1930 елларның 1 нче яртысы архитектурасында Казанда да өстенлек итә. Монда яңа социаль ихтыяҗларга җавап бирүче күп вазифалы яңа төр җәмәгать биналарын төзү буенча эзләнүләр алып барган Мәскәү конструктивистлары М.Я.Гинзбург, Н.Я.Голосов, Г.С.Гурьев-Гуревич, С.С.Пэн эшли. Җәмәгать биналары аерым максатлар өчен күләмле-планлаштыру чишелешләрендә функциональ һәм конструктив шартларга бәйләп төзелә. Казан архитектор-конструктивистлары казанышларыннан 1928 елда Мәскәүдә узган заман архитекторлары берләшмәсенең 1 нче конференциясендә тәкъдим ителгән Казан төзелеше схемасын һәм торак комплекслары проектын, ЯАБ декларациясе кебек теоретик һәм гамәли эшләнмәләр игътибарга лаек. ЯАБ декларациясе «Современная архитектура» үзәк журналында 1928 елның 1 нче санында дөнья күрә. ЯАБ халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча учреждениеләр комплексын күздә тоткан коммуна-йортлар идеясен эшләп чыгара; биналарны проектлау схемаларын архитектура формасының функциональ шартлылыгы нигезендә эшләү аның казанышы булып тора.

1920 еллар ахыры — 1930 еллар башыннан архитектура һәм монументаль сәнгать синтезының төп элементлары агитация чарасына әверелә: биналарның архитектура образларын формалаштыруда язулар, эмблемалар, символлар, флагштоклар мөһим роль уйный. Казанда конструктивизм тилендәге аеруча билгеле корылмаларга Татарстан АССРның 10 еллыгы исемендәге мәдәният сарае, Матбугат йорты һ.б. керә.

Конструктивизм сынлы сәнгатьтә 1920 елның 1 нче яртысында ТатЛЕФ һәм Сулф составына кергән рәссамнарның иҗатында үсеш ала. Казан архитектура-сәнгать остаханәләренең сәнгать педагогикасына «производство сәнгате» һәм Пролеткульт идеологиясенә (Ф.П.Гаврилов, К.К.Чеботарёв, И.А.Никитинның укыту программасы) нигезләнгән әзерлек курслары кертелә. Кешене чолгап алган матди мохитнең яңа формаларын төзү җәмгыятьне социаль үзгәртеп коруның мөһим чарасы буларак карала. Сәнгатьнең гаммәви-агитация һәм бизәү төрләренә, яңа материаллар һәм техникалар белән тәҗрибәләр үткәрүгә (төсле гипс, фанерда гравюра ясау һ.б.) аеруча әһәмият бирелә. Станлы нәкышькә — монументаль панно алымы (К.К.Чеботарёв, Е.А.Михайлов, Е.К.Частихина һ.б. әсәрләре), китап һәм журнал графикасына — плакат, лозунг, фотомонтаж элементлары (Ф.Ш.Таһиров, Д.Н.Красильников, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов һ.б. графикасы), театр декорациясе сәнгатенә — спектакльләрдә сәхнә күренешләре образлары иҗат итүче конструкцияләр һәм «стан»нар (К.К.Чеботарёв, М.В.Барашов, Хәзерге заман театрының конструктив тәҗрибә остаханәсе спектакльләре сценографияләре) кертелә. Конструктивизм идеологиясе күпчелек очракта утопик, вульгар-социолистик характерда була. Ләкин, шуңа да карамастан, гамәлдә конструктивизм сәнгать төрләре чараларын тагын да киңәйтүгә һәм баетуга ярдәм итә.

Әдәбият

Закирова Т.Р. Архитектура Советской Татарии. Проблемы становления и развития общественных зданий (на примере Казани): Дис. ... М., 1988;

 Ключевская Е.П. Казанская архитектурная школа 1920-х гг. // Дизайн и новая архитектура. 2001. № 8.

Авторлар — Т.Р.Закирова, Е.П.Ключевская