Ул эре һәм вак пластика (барельеф һәм горельеф), уеп язу, уеп бизәү, сграффито, майолика, кафель, төсле буяу, кабарынкы архитектура детальләреннән һ.б. гыйбарәт.

Тарихы

Архитектура бизәге корылманың төзелү дәвере һәм урнашкан урыны, шул чор архитектурасындагы стиль юнәлеше йогынтысында формалаша. Урта гасырларда Болгар, Казан шәһәрләренең монументаль биналары бизәлешендә майолика, терракота, кирпечне бизәкләп салу, штукатурага бизәкле язу төшерү, үсемлек сурәтендәге һәм геометрик фигуралы ганч һ.б. кулланылган.

XVI йөз уртасында Казан һәм төбәк монументаль төзелешендә рус архитектура мәктәбенең бизәү ысуллары, мәсәлән, Владимир-Суздаль архитектурасыннан аркалы-колонналы фриз, Псков һәм Мәскәү биналарына хас турыпочмаклы уемнардан хасил булган бизәк, поребрик, «йөгерүче» һ.б. (Казанда Благовещение кафедраль соборы, Зөядә Успение ирләр монастыре һ.б.) күренә башлый.

XVII йөз башында «кирпечтән бизәк салу» («Кирпичное узорочье») дигән шартлы исем белән мәгълүм булган гомум рус стиле юнәлеше үсеш ала. XVII йөз ахырыннан ордер структуралары һәм детальләре кулланыла башлый, бизәлештә симметриялелек принцибы өстенлек ала. Кирпеч диварга ак таштан бизәк ясау һәм ордер формаларының бергә кушылуы һәр төбәктә үз үзенчәлеге булган стиль юнәлеше – рус бароккосын китереп чыгара. Казандагы һәм төбәктәге барокко стилендәге бизәлеш Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәгеләре белән чагыштырганда тыйнаграк була.

XVIII йөз дәвамында биналар бизәлешендә төрле элементлар – ак ташны уеп яисә фигуралы кирпечтән ясалган баскычсыман кәрнизләр, чынаяк кирпеч түшәлмә, майолик тышланма, фигуралы яисә «бүленгән» фронтоннар һ.б. бер-берсенә яраклаштырып кулланыла (Адмиралтейство конторы комплексы, Покров чиркәве манарасы, Гостиный двор чиркәве, Апанай мәчете, Мәрҗани мәчете һ.б.). Петропавел соборы купшы барокко бизәлеше белән аерылып тора.

XVIII йөзнең соңгы чирегендә һәм XIX йөз башында классицизм стилендәге бизәлеш киң тарала. Аның нигезен тигез яисә рустланган дивардан чыгып торучы ордер элементлары – колонналы һәм пилястралы портиклар, кәрнизләр, фронтоннар, аттиклар, балюстрадалар һ.б. тәшкил итә. Классицизм стилендә фасадларның һәм интерьерларның төсләр кулланып бизәлеше пастель төсләрендәге (сары, соры, алсу) диварларның ак төстәге ордер пластикасы белән чиратлашуына корылган.

XIX йөз башындагы ампир стиле борынгы Рим хәрби дирбиясе элементларыннан – бөркет рәсеме төшерелгән легионер тамгасыннан, калкан, ук савыты, сөңгеләр бәйләме, ликтор балталарыннан гыйбарәт. Казан университетының төп бинасы, Анатомия театры, Рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсе, Дротоевский йорты һ.б. классицизм һәм ампир стильләрендә бизәлгән.

XIX йөз уртасы – XX йөз башы архитектура бизәгенә төрле стильләрнең үзара кушылуы хас. 1830–1890 еллардагы корылмаларның эклектик архитектура бизәге төрле дәвер һәм төбәкләр архитектурасы мотивларын иҗади сайлап алуга һәм бер-берсенә яраклаштыруга нигезләнә. Ул бигрәк тә Александровлар пассажы, Смоленцев сәүдә йорты, Әҗем мәчете һ.б.ның бизәлешендә ачык чагылыш тапкан.

XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы модерн стиленең һәр юнәлешендә үзенә хас бизәлеш мотивлары бар. Башлангыч модернга – озынча түгәрәк, эллипс, трапеция формаларындагы уемнар, манаралар, җәелеп ята торган бизәкләр, авыш линияле терәкләр, рәшәткәләр хас. Алар Мюфке йорты, Олешкевич йорты, Шамил йорты һ.б. бизәлешендә кулланылган.

Романтик модерн бизәлеше бик күп халыклар һәм дәверләрнең архитектура истәлекләре элементларын үзенә туплаган. Казан сәнгать мәктәбе бинасы бизәлешендә борынгы рус архитектурасы мотивлары файдаланылган. Казан хәрби округы командующие йортында исә XVII–XVIII йөзләрдәге француз сарае мотивлары һәм детальләре, образы һәм композициясе чагылыш тапкан.

Совет чоры

Совет архитектурасында архитектура бизәге 1930 еллар ахырында – 1950 елларда үсеш ала. «Сталин ампиры» стилендәге биналарда классицизм мотивлары татар бизәлеш сәнгате һәм совет символлары белән бергә кушылган: Татар опера һәм балет театры, «Победа» кинотеатры һ.б.

Индустрияләштерү һәм төзелешне типиклаштыру елларында архитектура бизәге үзенең тоткан урынын югалта.

Хәзерге көн

1980 еллар ахырыннан төрле максатларда төзелгән биналарда неоэклектика элементлары күбәя бара: Татарстан Республикасы Зур концерт залы, мәчетләр, чиркәүләр, коттеджлар һ.б.

Автор – Х.Т.Надыйрова