Эчтәлек

Мифик Каф тавы артында яши торган гаҗәеп зур кош.

Фарсы мифологиясе, фольклоры һәм әдәбиятыннан килә («Авеста» борынгы фарсы дини истәлегендә – Симург, Сенмурв). Күпчелек төрки халыклар фольклорында һәм әдәбиятында телгә алына. Алардагы Сәмруг кош – гаҗәеп куәтле кош; ул балаларын Аждаһадан коткарган каһарман егеткә рәхмәт укый, аңа ярдәм итә һәм аны яклый. Сәмруг кош төрле образларда күренә.

Татар әкиятләрендә (мәс., «Камыр батыр») ул – кошлар патшасы. «Урал батыр» башкорт эпосында – күк патшасы һәм хуҗасы, Ай, Кояш исемле ике хатыны бар, шулардан кеше ыругы барлыкка килгән. Үзбәк фольклорында Сәмруг кош – кеше башлы гаҗәеп зур кош; казакъ фольклорында ике башлы кош: бер башы кеше кебек сөйләшә, икенчесе кош кебек сайрый.

Кайбер сюжетларда (мәсәлән, «Мәче һәм ярлы егет» татар әкияте) Сәмруг кош каһарман егеткә җеннәр һәм пәриләр өстеннән хакимлек бирүче тылсымлы балдак бүләк итә. Кайвакыт Сәмруг кош каһарман егеткә каршы дошман көч, зирәк кош, язмыш коралы булып килеп баса («Шаһнамә», Фирдәүси).

Әдәбият

​​​​​​​Хисаметдинова Ф.Е. Самрау // Башҡорт мифологияһы. Өфө, 2002.

Симург // Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Рак И.В. Мифы древнего и раннесредневекового Ирана: Зороастрийская мифология. СПб., 1998.