Эчтәлек

Баш герой исеме белән аталып йөртелә. Әтисез-әнисез үсә (геройның күптәннән килгән ялгызлыгын ассызыклаучы мифологик мотив). Егет ялгызлыктан кешеләр белән түгел, ә кыргый хайван белән аралашып котыла. Әлеге хайванның баласы Йәстәй мөңке сыерының сөтен эчеп савыга һәм бик чибәр кызга әверелә. Йәстәй мөңкегә кияүгә чыга (баһадирны кодалау мотивы).

Борынгы әсәрләргә генә хас булганча, әлеге дастанда да хәлиткеч рольне геройның хатыны башкара: Йәстәй мөңкегә лаек булырлык дошманнарның кайда яшәгәнлекләрен бары ул гына белә (сугыш – мифологик-эпик геройның язмышын билгеләүче күренеш).

Беренче дошманы – Тимер Җилбегән – төрки-монгол эпосының борынгы персонажларыннан берсе. Батыр аны авырлыкларсыз җиңеп чыга. Икенчесе – Яр Кара, «җирнең читендә» яши. Ул Йәстәй мөңке хатынының сеңлесен кызның ризалыгыннан башка хатынлыкка алырга тели. Баһадир белән алып арасында мифологик-эпик традицияләргә хас зур сугыш була. Җирдә булып узган бәрелештән соң, аларның берсе карчыгага, икенчесе лачынга әверелеп, сугышны күк йөзендә дәвам итәләр (бүтән дөнья белән кушылу кебек борынгы мотив).

Авыр мизгелләрдә Йәстәй мөңкегә ул кирәксез никахтан коткарган кыз ярдәмгә килә. Көрәш 7 көн, 7 төн дәвам итә һәм батырның җиңүе белән тәмамлана. Әсәр әкиятләргә хас чишелеш ала: Йәстәй мөңке кызны көтүче егеткә кияүгә бирә; көтүче – вәзиргә, ә герой үзе ханга әверелә.

Йәстәй мөңкедә поэтик һәм прозаик элементларның чиратлашып баруы дастанның килеп чыгышы ягыннан борынгы заманнарга каравын күрсәтә. Беренче тапкыр әсәр 1860 елларда бараба татарларыннан язып алына һәм В.В.Радлов тарафыннан нәшер ителә.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984;

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4.

Автор — Ф.И.Урманчеев