Эчтәлек

XIV йөз ахыры – XV йөз башында иҗат ителгән дип фаразлана.

Берничә тапкыр күчереп язылган булуы ихтимал; XVII йөздә «Дәфтәре Чыңгызнамә»гә кертелә.

Төп геройлары – чын тарихи шәхесләр: Казан (Алтын Урда) ханы Җанибәк, аның хатыны Тайдула һәм аларның туганнары.

Яуга чыгар алдыннан хан үзенең йөкле хатынына, малай туса, сөенче белән хәбәрче җибәрергә, кыз туса – аны үтерергә, дип әйтеп калдыра.

Тайдула Җанибәкне тыңламый: яңа туган кызын ханның олы улы Бирдебәк биләмәсенә яшерә. Моны белеп, хан, кызын үтертер өчен, кеше җибәрә. Тайдула да Бирдебәккә, аңа янаган куркыныч турында хәбәр итәр өчен, үзенең хәбәрчесен юллый. Хан халык алдында Бирдебәкне алып килүчегә кызын кияүгә бирергә вәгъдә итә. Бу эшкә Гайсә улы Әмәт алына. Ләкин хыянәтчел ханның кызны Менгел бай малаена да вәгъдә иткәне ачыклангач, Әмәт хан кызын урлап китә һәм Зөя тамагындагы далаларга кача. Берничә елдан аларның уллары туа. Җанибәк качакларны эзәрлекләвен дәвам итә һәм аларга каршы 300 сугышчыдан торган гаскәр җибәрә. Әмәт аларга каршы сугыша башлый. Малаен ул бишеге белән агач ботагына элеп калдырырга мәҗбүр була. Әмәт җиңә, ләкин улы югала. Җанибәк хан үлгәннән соң, Әмәт хан варисы Бирдебәк белән бергә дәүләт башлыгы була (ханлыкның яртысы белән идарә итә). Әмәтнең улын сал агызучылар таба, һәм аңа Салчы исеме кушалар. Аны Алтын Урданың баласы булмаган ханы Тимер Котлыгъ уллыкка ала.

Дастанда тискәре Җанибәк хан уңай персонаж – Бирдебәк ханга каршы тора, ләкин бу тарихи дөреслеккә туры килми.

Дастан мотивлары (ханның тугыз малае, яңа туган кыз баланы үтерергә боеруы, агачта бишеге белән эленеп калган сабый бала) халык авыз иҗатының күп кенә әсәрләренә хас («Җик Мәргән» дастанының татар һәм башкорт версияләре, Алтай халыкларының «Маадай-Кара» дастаны, үзбәк халкының «Орзигөл» дастаны, хорватларның «Солтания» балладасы һ.б.).

Дастан беренче тапкыр И.И.Хәлфин тарафыннан «Чыңгызхан һәм Аксак Тимер тормышыннан төрле вакыйгаларны чагылдырган, алфавит тәртибендә төзелгән төрле өзекләр» («Жизнь Чингиз-хана и Аксак-Тимура с присовокуплением разных отрывков, до истории касающихся, коих все слова для обучающихся расположены по алфавиту», 1822 ел) китабында басыла.

2000 елда дастанның хәзерге татар теленә салынган версиясе басылып чыга.

Әдәбият

Борынгы татар әдәбияты. Казань, 1963;

Дәфтәре Чынгызнамә/ Басмага хәзерләүче С.Гыйләҗетдинов. Казан, 2000;  

Усманов М.А. Глава повести об Амате, сыне Айсы // Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. Казань, 1972;

Урманчеев Ф.И. Дастан об Амате // Героический эпос татарского народа. Казань, 1984. 

Автор – Ф.И.Урманчеев