Эчтәлек

Төрле сюжетлы хикәяләүләрне (сихерче кыз, Казан каласының яңа урында корылуы турында) үз эченә ала. Вакыйгалар бер урында – Казансу елгасы иске юлының сул ярында, Идел елгасыннан 2 км ераклыкта, хәзерге Казан янындагы Елантау калкулыгында бара.

Цикл татарларның тау һәм калкулыкларның тылсымы, аларны саклап торучы албастылар һәм яңа бина, яисә шәһәр корганда күктәге көчләргә корбан китерү турындагы (башта корбанга – кеше, соңрак чорларда хайван китерелә, бу үз чиратында Казан каласын яңа урында кору турындагы риваятьләрдә чагыла: хан улы урынына сарай нигезе астына эт күмелә) борынгы карашларын чагылдыра.

Беренче тапкыр «Елантау» циклы риваятьләрен «Казан елъязмачысы» («Казанский летописец») терки.

Әдәбият  

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987;

Халиков А.Х. Беренче дәүләт: Болгар иле. Казан, 1991;

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895;

Васильев М.А. Памятники татарской народной словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924;

Казанская история. М.-Л., 1954.

Автор – Ф.И.Урманчеев