- РУС
- ТАТ
Монгол яуларына кадәр яки Алтын Урда чорында барлыкка килгән, дип фаразлана. Бу хакта IX йөз гарәп тарихчылары ән-Нүвәйри һәм Ибне Халдун хезмәтләренә кергән дастан сюжетының кыскартылган вариантлары сөйли.
Беренче мәртәбә «Ак Күбек» XIX йөзнең 60 елларында академик В.В.Радлов тарафыннан язып алына һәм аның «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи» (1866–1899) исемле ун томлык хезмәтенә кертелә.
Дастанның татар версиясен фәнни яктан тикшерү 1970 еллар ахырында башлана, шул вакытта аның беренче басмалары дөнья күрә.
Дастан татар фольклорының күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасына (т.1–13, 1976–1993) кергән.
«Ак Күбек» эпик батыр Аккүбекнең Кидән (Кодән) хан һәм аның улы Маңгыш белән көрәше турында сөйли.
Маңгыш образының чыгышы төрки-монгол мифологиясенә бәйле. Ул анда төрле исемнәр белән йөри (Мангас, Мангус, Мангыс), еш кына уңай геройның төп дошманы була һәм, гадәттә, җиңелә.
Татар халык иҗаты: дастаннар. Казан, 1984.
Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи, собранные В.В.Радловым. СПб., 1872. Ч.4.
Урманчеев Ф. Героическое сказание «Ак Кубек» // Советская тюркология. 1977. № 3.
Урманче Ф.И. Тюркский героический эпос. Казань, 2015.
Автор – Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.