"Татарстан Республикасының Халык артисты" күкрәк билгесе

ТАССР ЮС Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән гамәлгә кертелә.

Нигездә, исем 1939 елдан бирелә башлый. ТР Президенты тарафыннан (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР ЮС Президиумы) сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен артистлар, режиссёрлар, балетмейстрлар, композиторлар, дирижёрлар, хормейстерлар, музыкантларга бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 395 кеше лаек була.