Эчтәлек

Биографиясе

1919 елның 17 мае, Чиләбе шәһәре – 2006 елның 20 августы, Казан.

Мәскәү китапханә институтын тәмамлый (1945).

1936–1938, 1950–1956 елларда Казан университетының фәнни китапханәсендә эшли, 1942–1945 елларда Беренче Май районы халык мәгарифе бүлеге мөдире, 1948–1950 елларда «Белем» җәмгыятенең Татарстан республика оешмасында, 1963–1967 елларда «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының берләштерелгән редакцияседә эшли.

1948 елда «Совет әдәбияты» журналы һәм «Красная Татария» газетасы битләрендә басыла башлаган мәкаләләре милли әдәбият, мәдәният һәм сәнгать проблемаларына, милли әдәбиятларның үзара багланышларына, татар язучылары иҗатларна карый.

Рус һәм татар телләрендә чыккан «Совет Татарстаны язучылары» (1957, 2 нче басма 1970), «Татар совет язучылары» (1958) биобиблиографик сүзлекләрен төзүче.