Биографиясе

1872 елның 26 декабре (1873 елның 7 гыйнвары), Ярославль губернасы, Рыбинск өязе Вослома авылы – 1937 елның 4 сентябре, Ярославль шәһәре, башка мәгълүматларда – 1944 ел, Архангельск өлкәсе.

Мәскәү руханилар академиясен тәмамлый (1895). 1895 елдан Казан руханилар училищесе укытучысы, 1897 елдан Александров руханилар семинариясе (Владикавказ) инспекторы, 1889 елдан Казан миссионерлар курсы күзәтүчесе.

1907 елдан Мамадыш епискобы. Казан епархиясенең миссионерлык эше һәм рус булмаган халыклар приходлары эше буенча викар епископ. 1911 елдан – Сухуми, 1913 елдан Уфа һәм Минзәлә епискобы.

Эшчәнлеге

Идел–Урал төбәгендә миссионерлык эшчәнлеген көчәйтә, Н.И.Ильминский системасы тарафдары.

Ислам диненә кайтучыларга карата репрессия чаралары куллануга каршы чыга, гыйбадәт кылуны Идел буе халыклары телләрендә алып баруны һәм дини әдәбиятны шул телләрдә күпләп нәшер итүне яклый. Андрей тырышлыгы белән керәшен татарларның Өч изге ирләр монастыре (1911) һәм Покров хатын-кызлар җәмгыяте (Мамадыш өязе) ачыла, «Сотрудник Братства святителя Гурия» журналы, Уфада Ильминский алфавиты белән керәшен татарлар өчен «Дус» исемле беренче газета нәшер ителә башлый.

1917 елда чиркәү иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнаша, чиркәү реформасын яклап чыга.

1922 елдан сөргеннәргә сөрелә, әмма епархия белән җитәкчелек итүен туктатмый, яңарышчыларга каршы көрәштә патриарх Тихонга теләктәш була. Аның вафатыннан соң митрополит Сергийны чиркәүнең законлы башлыгы дип танымый. 1927–1928 елларда сөргендә, 1928–1931 елларда төрмәдә була.

1932 елда Белокриница иерархиясенең иске дин тарафдарлары ягына күчә. Кайбер мәгълүматларда, Ярославь шәһәрендә атыла, башка хәбәрләрдә Архангельск өлкәсендә сөргендә үлә, дип күрсәтелә.

Әдәбият

Зеленогорский М.Л. Жизнь и деятельность архиепископа Андрея (князя Ухтомского). М., 1996.