Эчтәлек

Тышына яки эчке ягына турыпочмаклы яки озынчарак эре корыч пластиналар тегелгән постау яки күн кием. Куяк, кагыйдә буларак, озын итәкле җиңсез күлмәк рәвешендә эшләнә. Аңа шулай ук пластиналардан эшләнгән иңсәлек белән күкрәк һәм муенны каплау өчен яка-битлек өстәлә.

Беренче тапкыр куяк Ерак Көнчыгышта барлыкка килә. Монгол яуларыннан соң (XIII йөз) Көнчыгыш Европада киң тарала. XIV–XVI йөзләрдә татар ханлыкларында атлы аксөяк сугышчылар киеме.

Әдәбият

Горелик М.В. Ранний монгольский доспех (IX — первая половина XIV вв.) // Археология, этнография и антропология Монголии. Новосиб., 1987;

Измайлов И.Л. Из истории домонгольского и раннезолотоордынского защитного доспеха волжских булгар // Волжская Булгария и монгольское нашествие. К., 1988.

Автор — И.Л.Измайлов