Биографиясе

1909 елның 7 сентябре, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Мокшино авылы — 1986 елның 10 июле, Түбән Кама шәһәре.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1930).

1930–1941 елларда — Октябрь районының Нурлат МТСында, Аксубай районының «МЮД» совхозында агроном.

1945–1948 елларда Курск өлкәсендә эшли.

1948–1966 елларда Аксубай районының Иске Тимәш МТСында, «Большевик» совхозында, «Победа» колхозында агроном.

Петров инициативасы белән «Победа» колхозы, республикада беренчеләрдән булып, уҗым культураларын тулысынча пар җирләренә чәчүгә күчә. Алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсендә 1961–1965 елларда хуҗалык бөртеклеләр уңышын 1 га дан 12 ц дан 18 ц га кадәр күтәрүгә ирешә.

Герой исеме бөртекле ашлык һәм терлек азыгы культураларын җитештерү һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары һәм техниканы югары җитештерүчән файдаланганы өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.