Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, балыкчылык, тире иләү, мичкә ясау, умартачылык.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (1900 елдан), мәктәп, су тегермәне эшли (1950 елларда аның урынына гидроэлектрстанция төзелә).

Авыл җәмәгатенең имана җире 1788,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Кызыл Чапчак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда “Заветы Ильича” белән (Түбән Чаллы авылы) Молотов исемендәге колхозга (үзәк утары – Түбән Чаллы авылы) берләштерелә, 1957 елда “Татарстан” колхозы, 1959 елда аңа “Октябрь бүләге” колхозы (Югары Чаллы, Урта Чаллы авыллары) керә, 1963 елда “Октябрь бүләге” колхозы (үзәк утары – Югары Чаллы авылы) итеп үзгәртелә, 1970 елда совхоз була.

1998–2009 елларда “Чаллы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда колхоз яшьләре мәктәбе, 1937 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1939 елда – урта (1970 елда яңа бина салына), 2017 елдан сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1990 елда яңа бина төзелә), китапханә (1934 елдан, 1990 елдан мәдәният йортында), табиблык амбулаториясе (махсус салынган участок бинасы буларак 1992 елда ачыла, 2019 елда яңа бина корыла), “Сөнгатулла” мәчете бар.

Мәдәният йортында “Сәхнә” татар театры (1970 елдан, 2003 елдан халык театры) һәм аның “Тамаша” иярчен балалар коллективы (2003 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Кызыл Чапчак авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Кызыл Чапчак шәһәрлеге (гомумболгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

Авыл белән күренекле галим, шагыйрь, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол (1768 –1838) исеме бәйле, 1799–1824 елларда ул биредә яши һәм укыта.

Халык саны

1870 елда – 736,
1897 елда – 1060,
1912 елда – 1413,
1920 елда – 1421,
1926 елда – 1021,
1938 елда – 1082,
1949 елда – 767,
1958 елда – 836,
1970 елда – 1093,
1979 елда – 749,
1989 елда – 530,
2002 елда – 498,
2010 елда – 470,
2022 елда – 398 кеше (татарлар – 95%).