Эчтәлек

1952 елның июлендә оештырыла. Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, товар белеме, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, җәмәгать туклануында хезмәт күрсәтүне оештыру, кунакханәләр сервисы, икмәк технологиясе, кондитер һәм макарон эшләнмәләр, хокук белеме буенча урта һөнәри белемле белгечләр әзерли.

Укыту фәкать коммерция нигезендә генә алып барыла. 2010 да 1100 студент укый (көндезге бүлектә — 720, читтән торып 420). Казан кооперация техникумы ачылганнан бирле 23 меңгә якын белгеч әзерләп чыгара.

Укытучылар коллективында 40 кеше, шул исәптән 1 РФнең атказанган укытучысы, 4 ТРның атказанган мәктәп укытучысы эшли.

Филиаллары һәм вәкиллекләре Бөгелмә, Буа, Кукмара, Мамадыш, Нурлат шәһәрләрендә урнашкан.

Әдәбият

Баязитов К.С., Шакиров Р.В. Больше века на службе людям (из истории потребительской кооперации Республики Татарстан). К., 1995;

Вестергрен И. Парта. Техникум. Профессия // Лидер. 2002. № 6.