Составы: CaO – 30,4%, MgO – 21,9%, кушылмалары Fe, Mn, Zn һәм башкалар – 47,7%. Кристаллары пыяласыман ялтыравыклы ромбоэдрик, агрегатлары кристаллик-бөртекле. Төсе соргылт-ак, кайвакыт сарырак, көрәнсу яки яшькелт төсмерле.

Катылыгы 3,5-4,0. Уалучан. Тыгызлыгы 2,8-2,9 г/см3. Гадәти температурада HCIда (кальциттан аермалы буларак) кайнап чыкмыйча гына акрын эри.