Биографиясе

1895 елның 7 декабре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Акбаш авылы — 1954 елның 17 гыйнвары, Уфа шәһәре.

1906–1913 елларда Бәйрәкә авылының «Гобәйдия» мәдрәсәсендә белем ала, 1913–1915 елларда Добрино авылындагы (хәзер Самара өлкәсе Кләүле районына керә) икееллык рус мәктәбендә укый.

1915 елдан армия сафларында.

1917 елда полкның солдат комитетына, соңыннан 12 нче армиянең мөселман комитетына сайлана.

1917 елдан соң уку-укыту оешмаларында эшли. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Иҗаты

Тарихи үзгәрешләр чорында татар халкының язмышына, мәхәббәткә, табигатькә багышланган беренче шигырьләрен мәдрәсәдә укыганда ук яза башлый. Соңыннан бу шигырьләр «Солдат моңнары» (1918), «Күңелле шигырьләр» (1921), «Кош-кортлар арасында» (1921), «Кызыл гөлләр»(1923) исемле күмәк шигъри җыентыкларга керә.

Миңлекәй балалар өчен дә яза («Балалар өчен җырлы уеннар», 1921; «Җырлы уеннар», 1923; «Тезмә сүзләр», 1931).

1930 елларда иҗаттан читләшә. «Качкыннар», «Гөлгенә» һ.б. поэмалары матбугатта басылмый кала.

Әсәрләре

Шигырьләр һәм поэмалар. Бөгелмә, 1998; Сабанда. К., 2001.

Автор — С.Г.Сафуанов