Шәмәк елгасының (Казансу елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 22,1 км, бассейнының мәйданы 106,9 км2. Биектау районы территориясеннән ага. Елга башы Топкино авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Керасиново авылының көньягындарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Кырлай елгасының 0,2 дән алып 6,9 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 121 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кырлай бассейнында суның гомуми күләме 0,8 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.