Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1940 елның 16 апреленә кадәр рәсми рәвештә Көчек дип атала. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Көчек Чаллысы исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында 2 мәчет, су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 3558,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Биектау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Яңа тормыш» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Бәшәров). 1950, 1956 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда – Андреев исемендәге, 1960 елгы мәгълүматлар буенча – «Кама», 1966 елгы мәгълүматлар буенча – «Маяк» колхозлары (авылда аларның үзәк утары урнаша), 1970 елдан – «Шомбыт» совхозы (үзәк утар, хуҗалык ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1993 елдан «Биектау» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

1990 еллар башына кадәр Казан тегү фабрикасы филиалы эшли.

Халкы башлыча «Кулон Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (2012 елдан, Яңавыл авылы), «Шәйдуллин В.Г.», «Бәдретдинов Г.И.», «Мөхәммәтҗанов Ф.И.» крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1977 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә(бинасы 1965 елда төзелә).

«Кояшкай» балалар бакчасы (1957 елдан), мәдәният йорты (яңа бина төзелә), китапханә (с 1956 г.), фельдшер-акушерлык пункты, «Шамил» мәчете (2004 елдан) бар. 1978 елда мәктәп каршында музей ачыла (нигезләүчесе – Р.М.Мөхәммәтшин).

Күренекле кешеләре

З.Ш.Шәймәрданов (1923–1967) – Советлар Союзы Герое, гвардия өлкән лейтенанты, Ленин ордены, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры; авылда бюсты урнаштырылган.

Халык саны

1859 елда – 969,
1897 елда – 1629,
1908 елда – 1854,
1926 елда – 1655,
1949 елда – 1514,
1958 елда – 545,
1970 елда – 1587,
1989 елда – 886,
2002 елда – 827,
2010 елда – 749,
2020 елда – 731 кеше (татарлар – 99%, руслар – 1%).