- РУС
- ТАТ
физиолог, биология фәннәре докторы (1994)
1954 елның 20 сентябрендә Казанда туган.
Казан университетын тәмамлый (1976).
1976 елдан Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында эшли, 1993 елдан күзәнәкле культуралар, азыклы тирәлек һәм гибридом техника лабораториясе мөдире, бер үк вакытта Казан ветеринария медицинасы академиясендә патологик физиология кафедрасы мөдире (2008 елдан).
Хезмәтләре электрофизиологиягә, биофизика, биотехнология һәм гематологиягә карый. Төрле төрдәге хайваннарның электр тогына сизгерлегенең ешлык характеристикалары раслана.
Нормада вакытта яки фармакотоксик һәм инфекцияле агентлар тәэсирендә булганда кан күзәнәкләренең электрофоретик хәрәкәтчәнлеге билгеләнә.
Организмның иммунологик реакциясен җайга салуда эритроцитларның электрик параметрларының роле чагыштырма-төрләр аспектында күрсәтелә.
Яралгы чорда мөгезле эре терлекләрдә гемапоэз (кан ясалу процессы) барлыкка килү өйрәнелә.
Төрле йогышлы авырулар, шул исәптән аеруча куркынычлыларын китереп чыгаручыларга каршы бер клонлы антитәнчекләр җитештерүче гибридомнар алына.
Клеточный электрофорез при изучении инфекционной патологии сельскохозяйственных животных. Казань, 1992 (автордаш);
Физиология крови. Казань, 1999 (автордаш);
Исследование крови животных. Казань, 2000 (автордаш);
Сравнительная гематология животных. Казань, 2005 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.