Эчтәлек

1555 елның 3 нче апрелендә оештырыла.

Иң элек Казан ханлыгы территориясен һәм Вятка җирләрен үз эченә ала.

1556 елда, Әстерхан ханлыгы яуланганнан соң, Казан епархиясенә барлык Урта һәм Түбән Идел буе җирләре, XVI йөзнең 2 нче яртысы — XVII йөз башында Урал һәм Себер территорияләре керә.

Алга таба Казан епархиясе мәйданы кечерәя: 1602 елда — Әстерхан, 1620 елда — Тобол, 1657 елда Вятка епархияләре аерылып чыга.

XVIII йөзнең 1 нче яртысында Казан епархиясенә Казан һәм Уфа губерналары кертелә.

1780 елда Казан епархиясе территориясе Екатерина II билгеләгән губерна чикләре белән тәңгәлләштерелә һәм 1790 еллар уртасында Казан һәм Сембер губерналарын гына үз эченә ала (1832 елга кадәр).

1920 елның 1 нче яртысында Казан епархиясе чикләре Идел буендагы яңа административ-территориаль бүленешкә яраклаштырып билгеләнә: аның составына Татарстан, Чуаш (1946 елга кадәр), Мари (1993 елга кадәр) АССР территорияләре тәгаенләнә.

Хәзер Казан епархиясе составына бары тик ТР территориясе керә. 1993 елдан Казан епархиясенең идарәче архиерее «Казан һәм Татарстан архиепискобы» титулын ала. 2015 елдан Казан епархиясе белән митрополит Феофан җитәкчелек итә.

Әдәбият

Платон (Любарский). Сборник древностей Казанской епархии и других приснопамятных обстоятельств. К., 1868;

Богословский Г.К. Краткий исторический очерк Казанской епархии с приложением биографических сведений о казанских архипастырях. К., 1892;

Журавский А.В. Казанская церковь в эпоху гонений. К., 1994.

Автор Е.В.Липаков